Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Көнбагыш уралар

Иске Рәҗәпнең Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре бу көннәрдә көнбагыш уралар. Бу культура хуҗалыкта быел 400 гектар мәйдан били һәм аны салкыннар җиткәнче җыеп алырга кирәк. Моның өчен тәҗрибәле меахнизаторлардан торган махсус отряд оештырылган. Аңа инженер Малик Галиев һәм агроном Фоат Закиров җитәкчелек итә. Ринат Шәйдуллин һәм Илнур Хөснетдинов...

Иске Рәҗәпнең Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре бу көннәрдә көнбагыш уралар.
Бу культура хуҗалыкта быел 400 гектар мәйдан били һәм аны салкыннар җиткәнче җыеп алырга кирәк. Моның өчен тәҗрибәле меахнизаторлардан торган махсус отряд оештырылган. Аңа инженер Малик Галиев һәм агроном Фоат Закиров җитәкчелек итә. Ринат Шәйдуллин һәм Илнур Хөснетдинов "Вектор" комбайнында ике смена белән эшлиләр, Әсхәт Әһлиуллин белән Рәүф Нәбиуллин көнбагышны ГАЗ-53 машинасында складларга ташып торалар, ә биредә аны эшкәртәләр. Продукциянең бер өлешен чәчүлеккә калдыралар, калганы сатуга җибәрелә. Хуҗалык инде 80 тоннага якын көнбагыш сатып өлгергән. Узган еллардагы кебек, Ульяновск өлкәсендәге май ясау предприятиесе белән алдан ук килешеп куйганнар.
Музей-тыюлыкта - Кытай кунаклары
Күптән түгел Болгар музей-тыюлыгында Кытай халык республикасыннан килгән унсигез туроператор вәкилләре делегациясе булып китте.
Моны аларга туристлык маршрутларын үстерү элемтәләрен булдыру программасы кысаларында Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты оештырган.
Кунаклар музей-тыюлык ядкарьләре белән таныштылар, шулай ук шәһәрнең туристлар инфраструктурасы - "Регина" кунакханәсен, Икмәк музеен карарга теләк белдерделәр.
Киләчәктә борынгы Болгар кайбер туроператорларның маршрутына кертелер дип ышанасы килә.
Ярминкәдә катнаштылар
Безнең район делегациясе "Казан" агросәнәгать комплексында үткән мәгариф учреждениеләре уңышларының традицион ярминкәсендә катнашты.
Делегация составына Полянка, Никольск, Антоновка, Иске Рәҗәп, Урта Йорткүл, беренче һәм икенче шәһәр мәктәбе, "Регата" балалар техник иҗаты станциясе, тармак технологияләре техникумы вәкилләре керде. Алар шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, укучылар һәм студентлар үз куллары белән ясаган төрле кирәк-яраклар тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, ярминкәгә килгән халыкка яшь сынчы, агач остасы, тимерче, чүлмәкчеләр ясаган әйберләрне сатып алырга мөмкинлек бирелде, шулай ук тамашачылар игътибарына иҗат номерлары да тәкъдим ителде.
Оештыручылар безнең районда яшәгән төрле милләтләрне күрсәтергә тырышкан, халык иҗатының кайбер төрләре буенча мастер-класслар үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев