Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Классик музыка кичәсе

Өченче көн Болгар шәһәре Балалар сәнгать мәктәбендә "Россиянең яшь талантлары Бөек Болгар җирендә" дигән классик музыка фестивале үтте. Концертлар залына халыкара конкурс лауреатларының чыгышларын тыңлап хозурланырга теләгән шактый кеше җыелды. Мәскәүнең "Мастер-класс" иҗат мәктәбе күбесенчә музыка һәм рәссам сәнгате өлкәсендәге зур мәдәни проектларны оештыру һәм ярдәм итү белән шөгыльләнә. Инде...

Өченче көн Болгар шәһәре Балалар сәнгать мәктәбендә "Россиянең яшь талантлары Бөек Болгар җирендә" дигән классик музыка фестивале үтте.
Концертлар залына халыкара конкурс лауреатларының чыгышларын тыңлап хозурланырга теләгән шактый кеше җыелды.
Мәскәүнең "Мастер-класс" иҗат мәктәбе күбесенчә музыка һәм рәссам сәнгате өлкәсендәге зур мәдәни проектларны оештыру һәм ярдәм итү белән шөгыльләнә.
Инде унике ел дәверендә ул Россиянең 22 регионы белән хезмәттәшлек итә, ә безнең республика - бу группаның проектлары тормышка ашырыла торган төп регионнарның берсе.
Безнең бай тарихлы ягыбыз кунакларда уңай тәэсир калдырды, шулай ук сәнгать мәктәбенең концертлар залы да аларга бик ошады. Алар барысыннан да канәгать калдылар һәм бу очрашу соңгысы булмас дигән өмет белдерделәр.
Яшь артистларның чыгышы тамашачы күңеленә хуш килде, концертның үтеп китүе дә сизелми калды. Россия һәм чит илдәге күп конкурс лауреаты аккордеончы Сергей Осокин башкаруындагы джаз пьесалары, үзебезнең һәм чит ил композиторлары вальсларын аеруча яратып кабул иттеләр. Аны, шулай ук Святослав Липс (фортепьяно), Ольга Гурчанова (домра), Алексей Вродливецны (балалайка) зал аягүрә алкышлады.
Район башлыгы Камил Нугаев Мәскәү артистларына чын күңелдән рәхмәт белдерде, аларга Мактау грамоталары һәм чәчәкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль