Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Китап – рухи байлыгыбыз

Бөтенроссия "Библиотөн-2014" социаль-мәдәни акция кысаларында, үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре кызыклы чаралар үткәрделәр. Бу милли әһәмияткә ия булган зур вакыйга китап укуны яшәү рәвеше буларак пропагандалау максатында үткәрелде. Бәйрәм үзәк китапханә янындагы мәйданчыкта башланып, аннары бинанең эчендә дәвам итте. Аны Балалар иҗат йорты волонтерлары ачып җибәрде, аларга әкият геройлары кушылып,...

Бөтенроссия "Библиотөн-2014" социаль-мәдәни акция кысаларында, үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре кызыклы чаралар үткәрделәр.
Бу милли әһәмияткә ия булган зур вакыйга китап укуны яшәү рәвеше буларак пропагандалау максатында үткәрелде.
Бәйрәм үзәк китапханә янындагы мәйданчыкта башланып, аннары бинанең эчендә дәвам итте. Аны Балалар иҗат йорты волонтерлары ачып җибәрде, аларга әкият геройлары кушылып, кунакларны китап укырга өндәделәр. Балалар китапханәсендә бәйрәм "Мурзилка" журналының 90 еллыгына багышланды. Алар курчак мини-спектакле куеп, тукыма кисәкләреннән төрле әйберләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Үзәк китапханә кунаклары игътибарына прическалар һәм курчаклар ясау буенча мастер-класслар тәкъдим ителде. Уку залында Булат Окуджаваның 90 яшьлеге уңаеннан җыр кичәсе үткәрелде. Павел Козенко һәм Павел Зеленко үзләре гитарада уйнап җырладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев