Халыкка тиешле акчаларны декабрь аенда бирәчәкләр
Моның өчен кирәкле сумма бюджетта каралган.
Эшләүче россиялеләргә һәм пенсия алучыларга тиешле акчаларның барысы да Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр биреләчәк. Моның өчен кирәкле сумма инде бюджетка салынган, дип хәбәр итте Россия Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.
Спикер хәбәр итүенчә, бәйрәм алды көннәрендә халыкка тиешле хезмәт хаклары, унөченче хезмәт хакы, премияләр һәм пенсияләр бирелеп бетәргә тиеш.
Моннан тыш, эшләүче кешеләргә хезмәт хакы аванс һәм төп өлеш рәвешендә аена ике тапкыр бирелергә тиеш. Шуңа күрә аванс көннәре 10 гыйнварга кадәр туры килүче эшче һәм хезмәткәрләргә гыйнвар авансы да декабрьдә биреләчәк. Пенсияләрен 10 гыйнварга кадәр алырга тиеш пенсионерларга да тиешле сумма декабрьдә үк бирелә.
“2022 елның гыйнвар ае өчен түләүләр инде бюджетка салынган” – дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы вәкиле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев