Гомуми белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлек нәтиҗәләре чыгарылды. Бу турыда педагогия хезмәткәрләренең август конференциясендә игълан ителде.
Урта мәктәпләр арасында беренче урынга - 1нче Болгар урта һәм Ким, икенче урынга - Иске Рәҗәп, өченче урынга Урта Йорткүл мәктәпләре чыкты.
Төп мәктәпләр арасында Красная Слобода мәктәбе иң яхшысы дип табылды,...
Гомуми белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлек нәтиҗәләре чыгарылды. Бу турыда педагогия хезмәткәрләренең август конференциясендә игълан ителде.
Урта мәктәпләр арасында беренче урынга - 1нче Болгар урта һәм Ким, икенче урынга - Иске Рәҗәп, өченче урынга Урта Йорткүл мәктәпләре чыкты.
Төп мәктәпләр арасында Красная Слобода мәктәбе иң яхшысы дип табылды, икенче урынны - Вожи, өченче урынны Куралово һәм Әҗмәр мәктәпләре алды.
Аларның барысына да акчалата призлар тапшырылды. Моннан тыш, шәһәрнең икенче мәктәбе, Иж-Борискино, Антоновка һәм Бураково мәктәпләре бүләкләнде.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында Гусиха балалар бакчасы иң яхшы хәзерләнгән дип табылды, икенче һәм өченче урыннар Ким һәм Ямбактыга бирелде.
Укытучылар коллективы шулай ук мәктәп яны бакчаларында да зур эш башкарганнар. Алар арасында Полянка, Никольск, Аграмак мәктәпләре иң яхшылар дип табылды, ә территорияне төзекләндерү буенча актив эшләүләре өчен шәһәрнең "Родничок" һәм Чәчәкле балалар бакчасы бүләкләнде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев