Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күңелле ял иттеләр

Узган җомга көнне Никольскида Алексеевск районының Ромодан авылы Мәдәният йорты үзешчәннәре концерты булды. Республика районнарында соңгы араларда иҗади очрашулар уздыру матур гадәткә әйләнде. Ромодан үзешчәннәренең концерт программасына халык һәм эстрада җырлары кертелгән иде. Аларны Валентина Балялина, Ирина Гущина, Валерий һәм Любовь Гущиннар составындагы трио, "Рябинушка" иҗат коллективы, "Палан" чуаш ансамбле,...

Узган җомга көнне Никольскида Алексеевск районының Ромодан авылы Мәдәният йорты үзешчәннәре концерты булды.
Республика районнарында соңгы араларда иҗади очрашулар уздыру матур гадәткә әйләнде. Ромодан үзешчәннәренең концерт программасына халык һәм эстрада җырлары кертелгән иде. Аларны Валентина Балялина, Ирина Гущина, Валерий һәм Любовь Гущиннар составындагы трио, "Рябинушка" иҗат коллективы, "Палан" чуаш ансамбле, Ромоданның күп функцияле мәдәни үзәге директоры Асия Сибгатуллина башкарды. "Новое поколение" бию коллективының чыгышын да тамашачылар алкышларга күмделәр.
Залдагы тамашачылар исеменнән килгән кунакларга Никольск авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицин рәхмәт әйтте, озакламый никольскилыларның җавап концерты белән Ромоданга барачаклар, дип ышандырды..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев