Казанның Җәмигъ мәчете эскизы өчен җиңүче 2,5 миллион сум алачак
Халыкара конкурс өч ай дәвам итәчәк.
Бүген Татарстанда Казанның Җәмигъ мәчетенә иң яхшы эскизга Халыкара конкурс башланып китте. Конкурс "Игелек" фонды тарафыннан оештырылган. Конкурс өч ай дәвам итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Иң яхшы эскизга конкурста Татарстаннан гына түгел, Россия һәм чит илләрдән архитекторлар командалары катнаша ала. Беренче урын өчен приз – 2,5 миллион, икенче урын өчен – бер миллион, өченче урын өчен – ярты миллион сум тәшкил итәчәк.
Жюри составына танылган архитекторлар, инженерлар, дин әһелләре керәчәк.
Оештыручылар конкурс нәтиҗәләре сигезенче июльдә билгеле булыр дип планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Җәмигъ мәчетен төзү истәлекле дата – Идел Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев