Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Картинг буенча җыелма команда тупланды

Шәһәрдәге урта һәм кадетлар мәктәп-интернатының җиде укучысы картинг буенча районның җыелма командасы составына кертелде. Аларга район данын яклап республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашырга туры киләчәк. Сайлап алу ярышларында сигез яшьтән алып уналты яшькә кадәрле илледән артык укучы катнашкан. Аларның барысы да "Регата" балалар техник иҗат станциясе каршындагы "Картинг" спорт берләшмәсенә йөри.Ярышлар...

Шәһәрдәге урта һәм кадетлар мәктәп-интернатының җиде укучысы картинг буенча районның җыелма командасы составына кертелде.
Аларга район данын яклап республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашырга туры киләчәк.
Сайлап алу ярышларында сигез яшьтән алып уналты яшькә кадәрле илледән артык укучы катнашкан. Аларның барысы да "Регата" балалар техник иҗат станциясе каршындагы "Картинг" спорт берләшмәсенә йөри.Ярышлар барышында укучыларга туры трек, "елан", маневрлы борылышлар аша үтәргә туры килде. Зуррак яшьтәгеләр арасында иң күп балларны Никита Избранов белән Денис Клыков туплады. Икенче урында - Мансур Хәмидуллин. Өченче урынга Анатолий Бирюндеев чыкты. Кечерәк яшьтәгеләр арасында Артем Афиногенов, Евгений апарин белән Эдуард Шакиров җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев