Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Истә калырлык смена

Кадет интернат-мәктәбенең унбиш укучысы "Батыр" лагерының беренче сменасында ял итте. Ул инде икенче ел бу учреждение базасында эшли. Ял итү программасы эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән. Укучылар Болгар музей-тыюлыгында, беренче шәһәр мәктәбе музеенда булганнар. Биләргә сәяхәт вакытында да балалар туган як тарихы турында күп кенә яңа мәгълүматлар алганнар. Рус шигърияте...

Кадет интернат-мәктәбенең унбиш укучысы "Батыр" лагерының беренче сменасында ял итте. Ул инде икенче ел бу учреждение базасында эшли.
Ял итү программасы эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән. Укучылар Болгар музей-тыюлыгында, беренче шәһәр мәктәбе музеенда булганнар. Биләргә сәяхәт вакытында да балалар туган як тарихы турында күп кенә яңа мәгълүматлар алганнар.
Рус шигърияте һәм прозасы буенча белемнәрен алар Балалар иҗат йорты тарафыннан оештырылган "Без Пушкинны беләбез" викторинасында тикшерә алганнар. "Чәчәкләр көне" һәм "Балыкчылар көне" бәйрәме дә онытылмас тәэсирләр калдырган.
Рабига күле янында даими рәвештә спорт уеннары үткәрелгән.
Сменаның иң актив укучыларына смена ябылу уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада грамоталар һәм татлы призлар тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев