Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иске мәктәпләрне тәртипкә китерәчәкләр

Быел махсус республика программасы буенча мәктәпләргә капиталь ремонт ясау өчен 17 миллион сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Бу сумманың күп өлеше 1нче шәһәр мәктәбен тәртипкә китерү өчен тотылачак. Монда түбәне, тәрәзәләрне, ишекләрне һәм коммуникацияләрне алыштырырга кирәк. Антоновка урта мәктәбендә дә шундый ук ремонт көтелә. Ә республика программасы гамәлдә булган...

Быел махсус республика программасы буенча мәктәпләргә капиталь ремонт ясау өчен 17 миллион сум акча бүлеп бирү күздә тотыла.
Бу сумманың күп өлеше 1нче шәһәр мәктәбен тәртипкә китерү өчен тотылачак. Монда түбәне, тәрәзәләрне, ишекләрне һәм коммуникацияләрне алыштырырга кирәк. Антоновка урта мәктәбендә дә шундый ук ремонт көтелә. Ә республика программасы гамәлдә булган өч ел эчендә барлыгы 51 миллион сумга 11 уку йортын ремонтларга җыеналар.
Бу максаттан акчалар район бюджетыннан биреләчәк. Быел беренче мәктәпнең актлар залын, "Теремок" балалар бакчасын ремонтларга һәм бакча каршында балалар мәйданчыгы ясарга җыеналар. Шулай ук бу акчалар ярдәмендә элегрәк ябылган Татар Такталы мәктәбен тәртипкә китереп, яңа уку елында анда башлангыч класс укучыларын укыту күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев