Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иҗатның чикләре юк

Балалар иҗатының "Яшел җилкәннәр белән - киләчәккә" район экологик конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны үзәк китапханә үткәрде. "Табигать һәм фантазияләр" номинациясендә (табигый материаллардан ясалган әйберләр) Красная Слободаның "Колобок" балалар бакчасы әзерләгән күмәк эш беренче урынга лаек булды. "Экологик этюд" номинациясендә Полянка, Никольск һәм Ким мәктәпләре укучылары Радмила Холмирзоева, Анна Федорова, Александр...

Балалар иҗатының "Яшел җилкәннәр белән - киләчәккә" район экологик конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны үзәк китапханә үткәрде.
"Табигать һәм фантазияләр" номинациясендә (табигый материаллардан ясалган әйберләр) Красная Слободаның "Колобок" балалар бакчасы әзерләгән күмәк эш беренче урынга лаек булды. "Экологик этюд" номинациясендә Полянка, Никольск һәм Ким мәктәпләре укучылары Радмила Холмирзоева, Анна Федорова, Александр Скопинның эшләре югары бәяләнде. "Табигатьнең кадерен белик" номинациясендә (шигырьләр) Урта Йорткүл һәм Никольск мәктәбе укучылары Алинә Гәрәева белән Алсинә Гыйльметдинова җиңде. Ә менә "Экологик әкият" номинациясендә беренче һәм икенче урын беркемгә дә бирелмәде. Шулай да Иске Рәҗәп мәктәбе укучысы Рузилә Габделбәрованың эше барысыныкыннан да уңышлырак дип табылды.
Конкурсны оештыручылар билгеләп үтүенчә, укучылар мондый чараларда һәрвакыт актив, зур кызыксыну белән катнашалар. Җиңүчеләр һәм призерларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев