Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң яхшы отрядлар билгеләнде

Антоновка авыл Мәдәният йорты базасында яшүсмерләр арасында хокук бозуны профилактикалау отрядлары һәм "Форпост" отрядларының район конкурсы үткәрелде. Анда барлыгы ун отряд катнашты. Программаның эчтәлеге республикада хокук саклау хәрәкәтенең оештырылуы һәм үсеш тарихын чагылдырды. Иң яхшы визит карточкаларын 2нче мәктәпнең "Форпост"ы һәм Ким мәктәбенең "Поиск" командасы күрсәтте. БГИАМЗ хезмәткәрләре Акйолдыз Янмурзина...

Антоновка авыл Мәдәният йорты базасында яшүсмерләр арасында хокук бозуны профилактикалау отрядлары һәм "Форпост" отрядларының район конкурсы үткәрелде.
Анда барлыгы ун отряд катнашты. Программаның эчтәлеге республикада хокук саклау хәрәкәтенең оештырылуы һәм үсеш тарихын чагылдырды. Иң яхшы визит карточкаларын 2нче мәктәпнең "Форпост"ы һәм Ким мәктәбенең "Поиск" командасы күрсәтте. БГИАМЗ хезмәткәрләре Акйолдыз Янмурзина белән Люция Абдрахманова үткәргән туган як тарихын өйрәнү буенча интеллектуаль конкурста 1нче мәктәпнең "Стоп" командасы һәм Ямбактының "Без" командасы уңышлы чыгыш ясады. Ә Ким мәктәбе укытучысы Борис Андреянов җитәкчелегендә сафта йөрү ярышында Антоновка һәм Ямбакты мәктәпләре яхшы дип табылды.
Нәтиҗәдә "Форпост" отрядлары арасында Ким мәктәбе - беренче, 1нче мәктәп колллективы - икенче, кадет мәктәбенең "Молния" командасы өченче урынга чыкты. Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында 2нче мәктәп командасы җиңде, икенче урында - Антоновка, өченче Бураково мәктәпләре. Призёрларга дипломнар, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. БГИАМЗ хезмәткәрләре һәр командага истәлекле буклетлар һәм открыткалар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев