Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иң яхшы директорларга – дипломнар

Болгардагы 2нче урта мәктәптә Казан (Идел буе) федераль университетыннан академик Әнвәр Хуҗиәхмтов җитәкчелегендә килгән бер төркем галимнәр район мәктәпләре директорлары белән очрашты. Галимнәр методик ярдәм күрсәтү, инновация эшләрен оештыру, база мәктәпләрендәге педагогларның квалификациясен күтәрү буенча хезмәттәшлек итүгә килешү төзү максатын күздә тотып килде. Шәһәрдәге, Ямбакты, Иске Рәҗәп һәм Урта Йорткүл...

Болгардагы 2нче урта мәктәптә Казан (Идел буе) федераль университетыннан академик Әнвәр Хуҗиәхмтов җитәкчелегендә килгән бер төркем галимнәр район мәктәпләре директорлары белән очрашты.
Галимнәр методик ярдәм күрсәтү, инновация эшләрен оештыру, база мәктәпләрендәге педагогларның квалификациясен күтәрү буенча хезмәттәшлек итүгә килешү төзү максатын күздә тотып килде. Шәһәрдәге, Ямбакты, Иске Рәҗәп һәм Урта Йорткүл мәктәпләре, санаторий мәктәп-интернат әлеге уку йорты белән шактый еллардан бирле хезмәттәшлек итә.
Укытучылар һәм укучыларның "Инновация идеяләре калейдоскопы" республика фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсында катнашкан мәктәп директорларына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылды. Шундый ук дипломга шәһәрдәге 2нче мәктәп китапханәчесе Татьяна Костина да лаек булды. Мәктәпләргә 2012 -2013 уку елына аккредитацияләнгән югары уку йортларының белешмәләре дә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев