Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гади материалдан да ясап була

Полянка мәктәбе укучысы Максим Пухов "Казан Кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее заповеднигы, Татарстанның тарих музее тырышлыгы белән оештырылган "Альтернатив чыршы" республика конкурсында икенче урынны алды.

"Ювелир эш" номинациясендә Балалар иҗат йортына йөрүче Никита һәм Степан Гладковлар, "Кыш Бабайның экологик хыялы" номинациясендә Иж-Борискино һәм Аграмак мәктәбе укучылары Илья Амосов белән Алексей Грузов, "Кышкы әкият" номинациясендә Иске Рәҗәп мәктәбе укучылары югары бәя алдылар. Ике номинациядә шулай ук Приволжск балалар бакчасына йөрүче Вадим Смолин белән Артур Пигалевның да тырышлыгы билгеләп үтелде.

Конкурста катнашучыларга диплом һәм истәлек сувенирлары, аларның остазларына - рәхмәт хатлары тапшырылды. Укучылар чыршыны гади генә материаллар, әйтик, кәнфит, кабырчык, җеп, салфетка, газета һәм башка әйберләр кулланып та ясап булуын расладылар. Бары тик фантазияң генә җитсен икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полянка мәктәбе укучысы “Казан Кремле” “Альтернатив чыршы”