Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фермерларга ярдәм итәләр

Крестьян (фермер) хуҗалыкларының авылны үстерүгә юнәлдерелгән ведомство республика программаларында катнашу өчен конкурс сайлауларының беренче этабы башланып китте. Эшне яңа башлап җибәрүче фермерларга ярдәм итү программасы түбәндәге юнәлешләрне күздә тота: ит һәм сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, кошчылык, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар игү, бәрәңге һәм яшелчәләр җиләк-җимеш культураларын үстерү. КФХ базасында гаилә терлекчелек...

Крестьян (фермер) хуҗалыкларының авылны үстерүгә юнәлдерелгән ведомство республика программаларында катнашу өчен конкурс сайлауларының беренче этабы башланып китте.
Эшне яңа башлап җибәрүче фермерларга ярдәм итү программасы түбәндәге юнәлешләрне күздә тота: ит һәм сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, кошчылык, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар игү, бәрәңге һәм яшелчәләр җиләк-җимеш культураларын үстерү.
КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы мөгезле эре терлек симертү, сөт фермалары, дуңгызчылык, сарык үрчетү, ат үрчетү, кошчылык, савым кәҗәләрен үрчетү фермалары хуҗаларына ярдәм итә.
Программалар 2012-2014 елларга исәпләнгән. Грантлар авыл хуҗалыгы җирләре хисабыннан җир участокларын сатып алу, проект документациясен эшләтү, биналар сатып алу, проектлау, ремонтлау, биналарны яңарту, терлекләр сатып алуга һәм башка бик күп нәрсәгә тотылырга мөмкин.
Узган ел безнең районның кайбер фермерлары ведомство программасы буенча ярдәм алдылар, андыйларның быел да булуын билгеләп үтәргә кирәк.
Документлар һәм гаризалар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 16 августына кадәр кабул ителә. Бөтен сорауларга җавапларны районның авыл хуҗалыгы идарәсеннән алырга була.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фермер программа

2
X