Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Файдалы каникуллар

1нче урта һәм кадет мәктәбе укучылары Анастасия Пенькова һәм Егор Васильев Казанның "ТИСБИ" идарә университеты базасында үткәрелгән балалар республика думасының беренче сессиясе эшендә катнаштылар. Аларга менеджмент, проектлар төзү һәм башка мәсьәләләр буенча кирәкле мәгълүматлар бирелде. Бу укучыларга эшне урыннарда оештыру өчен кирәк булачак. Моннан тыш, безнең укучыларга республиканың башка мәктәпләреннән...

1нче урта һәм кадет мәктәбе укучылары Анастасия Пенькова һәм Егор Васильев Казанның "ТИСБИ" идарә университеты базасында үткәрелгән балалар республика думасының беренче сессиясе эшендә катнаштылар.
Аларга менеджмент, проектлар төзү һәм башка мәсьәләләр буенча кирәкле мәгълүматлар бирелде. Бу укучыларга эшне урыннарда оештыру өчен кирәк булачак. Моннан тыш, безнең укучыларга республиканың башка мәктәпләреннән килгән яшьтәшләре белән аралашу да файдалы булды.
Ә 2нче мәктәпнең 9 класс укучысы Яна Лаврентьева кышкы каникулда "Костер" республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында оештырылган "Галстучная страна" профильле сменада белем алган. Бу мөмкинлек аңа "Татарстан варислар берлеге" балалар җәмәгать оешмасының актив әгъзасы булганга күрә бирелгән. Лагерьда ял итү программасына шулай ук экскурсияләр, музей, театрларга бару да кертелгән. Боларның барысы да укучы күңелендә онытылмас тәэсир калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев