Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Эшлекле туризм кысаларында

Кытайның Хэнань провинциясе туроператорлары һәм көндәлек матбугат чаралары вәкилләре Болгар музей-тыюлыгын карадылар.

Алар сәфәренең максаты - Болгарның мәдәни-тарихи мирасы һәм туристик инфраструктурасы белән танышу. Кытайлылар белән эшлекле элемтәләр урнаштыру безгә КХР туристларын тагын да күбрәк җәлеп итәргә мөмкинлекләр тудырачак.

Шул ук көнне тыюлыкка Төркиядән дә кунаклар килде. Төркиядәге "Канал 7" каналы хезмәткәрләре төркеме бирегә борынгы шәһәрчеккә сәяхәт турында фильм төшерү максаты белән килгән. Алар өчен экскурсияләр оештырылды. Төрекләр Истәлек билгесе, башка тарихи һәйкәлләр белән кызыксынып таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев