Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ермилин – беренче урында

Мурманск өлкәсенең Мончегорск шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча Россия юниорлар чемпионаты үткәрелде, анда классик алым белән илле километрлы дистанциядә безнең якташыбыз Виктор Ермилин алтын медальгә ия булды. Мондый югары дәрәҗәдә үткәрелгән ярышларда аның икенче тапкыр җиңүе (исегезгә төшерәбез, ул беренче тапкыр Рыбинск шәһәрендә үткәрелгән яшьләр һәм юниорлар арасында чаңгы узышлары буенча...

Мурманск өлкәсенең Мончегорск шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча Россия юниорлар чемпионаты үткәрелде, анда классик алым белән илле километрлы дистанциядә безнең якташыбыз Виктор Ермилин алтын медальгә ия булды.
Мондый югары дәрәҗәдә үткәрелгән ярышларда аның икенче тапкыр җиңүе (исегезгә төшерәбез, ул беренче тапкыр Рыбинск шәһәрендә үткәрелгән яшьләр һәм юниорлар арасында чаңгы узышлары буенча Россия беренчелегендә классик алым белән 10 километрлы дистанциядә җиңеп чыккан иде). Спортчының уңышларында аның остазы - тренер Сергей Власовның тырышлыгы зур. Һәм, билгеле инде, Викторның чаңгы спорты белән шөгыльләнүенә әти-әнисе, спортның бу төрен яратучылар да өлеш керткән.
Ярышларда бездән тагын бер спортчы - Артём Главнов катнашты. Ул шул ук дистанциядә егерме өченче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев