Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Дуслык дәфтәре” – Пермьда

Спас районы делегациясе (2нче мәктәпнең 10 класс укучылары Романова Елена һәм Зеленкова Татьяна, җитәкчеләре Балалар иҗат йортының бүлек мөдире З.К.Тихонова) "Дуслык дәфтәре" проектында чыгыш ясаучыларның Бөтенроссия слетында катнаштылар. Слетта Россиянең 15 регионыннан килгән 130 кеше катнашты. Безнең делегация "Дуслык векторы" оешмасы эшчәнлеге белән танышты. Кызлар төрле әңгәмәләрдә катнашып, тәҗрибә тупладылар....

Спас районы делегациясе (2нче мәктәпнең 10 класс укучылары Романова Елена һәм Зеленкова Татьяна, җитәкчеләре Балалар иҗат йортының бүлек мөдире З.К.Тихонова) "Дуслык дәфтәре" проектында чыгыш ясаучыларның Бөтенроссия слетында катнаштылар. Слетта Россиянең 15 регионыннан килгән 130 кеше катнашты.
Безнең делегация "Дуслык векторы" оешмасы эшчәнлеге белән танышты. Кызлар төрле әңгәмәләрдә катнашып, тәҗрибә тупладылар. Мәсәлән, "Мәктәп активистыннан - социаль эшмәкәрлеккә" дигәне аеруча күп нәрсә бирә. Команда эшчәнлегенә караган "Яшьләр командасы. Кадрлар барысын да хәл итә" дигән күргәзмәдә, 2012-2013 уку елына "Дуслык дәфтәре" проекты концепциясен эшләүдә яшьтәшләре белән аралашып, кызыклы гына яңалыклар ачтылар.
Командаларда иҗади эш, төрле техникада мультипликацион фильмнар эшләү, "Атаклы балалар тормышы" дигән интеллектуаль турнир - болар барысы да киләчәктә укучыларга кирәк булачак.
"Социаль челтәрләрдә проектларны үстерү" дигән мастер-класста байтак укучылар катнашты. Эксперт Сергей Долгов (Мәскәүнең Югары экономика мәктәбе укытучысы) теманың үзенчәлекләрен үтемле юллар белән ачты.
Пермьның истәлекле урыннары белән танышу һәм күп кенә башка чаралар онытылмас тәэсир калдырды. Делегациягә рәхмәт хаты һәм катнашу турында сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев