Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дуслар яңадан бергә җыелды

Быел Спас районында танылган «Славяне» төркеме оешуга 49 ел тулды. 

«Славяне» вокаль-инструменталь ансамбль концерты Өчкүлдә ел саен уза. Концертны быел да, үткән еллардагы кебек үк, Атаман күле буенда, коллективның алыштыргысыз җитәкчесе Владимир Петряевның йорты каршында үткәрделәр. 

Концерт карарга шәһәрдән, тирә-күрше авыллардан күп кеше килгән. «Славяне» составында төрле елларда чыгыш ясаучылар да кайткан иде. Аларның күбесе читтә яшәсә дә, мондый чараны калдырмаска тырышалар. 

– Бу коллектив оешканнан бирле, мин аның бөтен концертларында да булдым, – дип сөйли Өчкүлдә яшәүче Мария. – Алар гел яңа программа белән чыгыш ясыйлар, алар җырлаганда күңелдә туган хисне сүз белән генә аңлатырлык түгел. Йөрәккә якын җырлар башкаралар. Никадәр халык килә бит аларның концертын карарга. Димәк, онытмыйлар, һаман да яраталар. Бу күп нәрсә турында сөйли...

Владимир Петряев йорты каршында ясап куйган сәхнәдә Спас районнының үзешчән артистлары чыгыш ясады. Алар сәхнәдә Владимир Петряевка баш иеп рәхмәт әйттеләр, аның талантына әле дә булса чын күңелдән соклануларын белдерделәр. Концертта ретро, җирле авторларның шигырьләренә иҗат ителгән заманча җырлар, дәртле көйләр күп яңгырады.

– Барыгызны да ихластан бүгенге күңелле вакыйга белән тәбрик итәм, – диде башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин. – Бу җыр, иҗат һәм сәнгатьне яратучылар бәйрәме. Бик күп буын вәкилләре шушы коллективта тәрбияләнеп үсте. Сәнгать кешене күп нәрсәгә өйрәтә, Петряев йортын студиягә әйләндереп, бик күп балаларда җыр-моңга мәхәббәт тәрбияләде. Киләсе елда «Славяне»га – 50 ел тула. Без аны тагы да зуррак һәм колачлырак итеп уздырачакбыз.

Быел оештыручылар берьюлы ике вакыйганы берләштергән. «Славяне» ның традицион концертыннан тыш, әле тагын зурлап Авыл көнен дә үткәрделәр.

– Узган ел, пандемия сәбәпле, бу бәйрәмне оештыра алмадык, – диде Өчкүл авыл җирлеге башлыгы Наталья Емелюшина. – Быел хәл тотрыклырак, шуңа күрә традицияне дәвам итәргә булдык. Авылыбыз матур, бай тарихы бар. Авыл йөзен хезмәт сөя торган фидакарь затлар бизәп тора. Форсаттан файдаланып, барчагызга да корычтай саулык, бәхет, шатлык телим, авылыбыз гел шулай балкып торсын иде.

Авыл көнендә күптәнге матур гадәт буенча юбилярларны, олы яшьтәгеләрне, яңа туган сабыйларны, яшь гаиләләрне зурладылар. Һәркайсына истәлек итеп бәйрәм бүләге тапшырдылар. Концерт исә төн урталарына кадәр дәвам итте. Тамашачылар үзешчән артистларга кушылып җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Әлбәттә инде, киләсе елда тагын очрашырга, дип сүз куеп таралыштылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев