Дәүләт Думасына торакны теләсә нинди ысул белән саклау хокукы турында закон проекты кертелде
Инициатива ЛДПР вәкиле Ярослав Ниловтан килә.
Дәүләт Думасына йорт хуҗасына үзен һәм якыннарын торакка үтеп кергән җинаятьчеләрдән теләсә нинди ысуллар белән яклау мөмкинлеген күздә тоткан закон проекты кертелде. Бу хакта «Известия» яза.
Проектны кертү инициативасы ЛДПР вәкиле Ярослав Ниловтан килә. Депутат фикеренчә, кешенең конституцион хокукларын үтәү өчен, хуҗалар рөхсәтеннән башка торакка башкарма һәм федераль хакимият органнары вәкилләре генә керә ала.
Депутат әйтүенчә, чит йорт яки фатирга җинаятьчеләр урлау яки талау максатыннан гына түгел, ә күпкә авыррак җинаять кылу максатыннан, хәтта кешене үтерү өчен дә үтеп керә ала. Үз-үзеңне саклау чикләреннән узмас һәм хөкем ителүчеләр эскәмиясенә утырмас өчен, хуҗа хәтта үз-үзен һәм якыннарын тиешенчә яклый алмый.
«Известия» китергән статистика буенча, 2021 елның ярты елында гына үз-үен саклаганда кешене үтергән яки авыр зыян китергән өчен 335 кеше хөкем ителгән. Аларның икесе генә акланган.
Теләсә нинди инициатива кебек, әлеге закон проектын яклаучылар да, аңа каршылар да бар.
Проект яклылар кешенең торагына аның рөхсәтеннән башка беркем үтеп керергә тиеш түгел һәм начар ниятләр белән кергән кешедән хуҗа теләсә ничек сакланырга хокуклы, дип саный. Инициативага каршы килүчеләр исә, тәкъдимгә саграк карарга һәм вакыйгалар үсешенең барлык вариантларын исәпләргә кирәк, дигән фикердә торалар.
Политтехнолог Дмитрий Фетисов фикеренчә, документны карау резонанслы булырга охшаган, тик әлегә аның кабул ителешен фаразлау мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев