Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чистайдан җиңү белән кайттылар

Чистайның 2нче гимназиясендә "Гаяз Исхакый һәм татар мәгарифе" республика укучыларының фәнни-эзләнү конференциясендә Татарстанның унике шәһәр һәм районыннан килгән укучылар сигез секциядә үзләренең көчләрен сынадылар. Конференциядә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының идарә башлыгы Л.Әхмәтҗанова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Л.Гайнанова, КФУ профессоры, академик, филология фәннәре докторы Х.Миннегулов, язучы Ф.Тарханова һәм башкалар...

Чистайның 2нче гимназиясендә "Гаяз Исхакый һәм татар мәгарифе" республика укучыларының фәнни-эзләнү конференциясендә Татарстанның унике шәһәр һәм районыннан килгән укучылар сигез секциядә үзләренең көчләрен сынадылар.
Конференциядә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының идарә башлыгы Л.Әхмәтҗанова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Л.Гайнанова, КФУ профессоры, академик, филология фәннәре докторы Х.Миннегулов, язучы Ф.Тарханова һәм башкалар катнаштылар.
Иске Рәҗәп мәктәбенең тугызынчы класс укучысы Рузилә Шәйдуллина (җитәкчесе Г.Фәйзиева) уңышлы чыгыш ясап беренче урынны алды, ул Мәгариф һәм фән министрлыгының җиңүче дипломына лаек булды. Шушы ук мәктәпнең 9 класс укучысы Алсинә Гыйльметдиновага да лауреат дипломы бирелде.
Болгардагы 2нче урта мәктәпнең 8 класс укучысы Рүзәл Низамов (җитәкчесе Г.Әхмәтова) призлы икенче урынны алды һәм аңа да министрлыкның дипломы тапшырылды. Әлеге мәктәпнең 9 класс укучысы Айсылу Ваһаповага (җитәкчесе Л.Гәрәева), Чәчәкле мәктәбеннән Әлфия Нуриәхмәтовага конференциядә катнашучы таныклыгы бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев