Чисталык дәресләре
Бу дәресләр район мәктәпләрендә Экология культурасы һәм тирә-як мохитне саклау елын төгәлләп үткәрелде. 1нче урта мәктәпнең унынчы класс укучылары сулыкларны саклау буенча җитди мәсьәләләр күтәргәннәр. Рабига күленең чисталыгын саклауга аеруча зур игътибар бирергә тырышканнар.
Дәрескә чакырылган кунаклар арасында район башлыгы Камил Нугаев та бар иде һәм укучылар аларга конкурсларда, тикшерү проектларында алып барылган эшләре турында сөйләделәр.
Ә "Спас" заказнигының табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы Любовь Мурзак коррекция мәктәбендә үткәрелгән чисталык дәресендә катнашты. Дәрестә тирә-як мохитне саклаурга һәм бу юнәлештә нинди эшләр алып барырга кирәклеге турында сүз барды. Укучылар викторинада катнаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев