Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чәчүлек орлык – контроль астында

ТР буенча "Россельхознадзор" белгечләре районның кайбер хуҗалыкларында чәчүлек орлыгының сыйфатын тикшерделәр. Тикшерүчеләрне барысы да, шул исәптән, документлар тутыру, ашлыкны саклау таләпләрен үтәү һәм башкалар кызыксындырды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча чәчүлек фондына кайбер хуҗалыкларда тиешле игътибар җитмәве билгеләп үтелде. Иске Рәҗәпнең Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы уңай яктан бәяләнде, чөнки анда саклау...

ТР буенча "Россельхознадзор" белгечләре районның кайбер хуҗалыкларында чәчүлек орлыгының сыйфатын тикшерделәр.
Тикшерүчеләрне барысы да, шул исәптән, документлар тутыру, ашлыкны саклау таләпләрен үтәү һәм башкалар кызыксындырды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча чәчүлек фондына кайбер хуҗалыкларда тиешле игътибар җитмәве билгеләп үтелде. Иске Рәҗәпнең Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы уңай яктан бәяләнде, чөнки анда саклау шартлары да, башка күрсәткечләр дә тиешле нормаларга туры килә. Вожида Рәмзия Вәлитова хуҗалыгында да, аерым кимчелекләрне исәпкә алмаганда, бу эш яхшы оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев