Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәмгә иң яхшы әзерләнүчеләр

Район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге коллективы бинаны Яңа елга иң яхшы хәзерләүчеләр конкурсында җиңеп чыкты. Менә дүртенче ел инде биредә бәйрәм уңаеннан осталыкка, тапкырлыкка смотр үткәрелә. Анда табиблар да, шәфкать туташлары да, кече медперсонал да һәм хәтта авырулар да катнаша. Медиклар бигрәк тә авыруларның күңелен күрү өчен тырышалар. Кызганычка...

Район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге коллективы бинаны Яңа елга иң яхшы хәзерләүчеләр конкурсында җиңеп чыкты.
Менә дүртенче ел инде биредә бәйрәм уңаеннан осталыкка, тапкырлыкка смотр үткәрелә. Анда табиблар да, шәфкать туташлары да, кече медперсонал да һәм хәтта авырулар да катнаша. Медиклар бигрәк тә авыруларның күңелен күрү өчен тырышалар. Кызганычка каршы,авыруларның кайберләре бәйрәмне өйдә түгел, ә палатада үткәрергә мәҗбүр. Шуңа күрә медицина персоналы дәваланучылар күңелендә дә һәм коллективта да җылы хатирәләр саклансын өчен барысын да эшләргә тырышалар. Смотрны күңелле итеп алып бардылар.
Икенче урын -терапия бүлегенә, өченче -акушерлык һәм хирургия бүлегенә бирелде. Призерларга акчалата премияләр тапшырылды, башка конкурсантлар да бүләксез калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев