Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм тыныч үтте

Оператив хезмәттән алынган мәгълүматларга караганда, быел Яңа ел бәйрәме тыныч кына үткән. Район эчке эшләр бүлегендә 1 гыйнвар төнендә һәм аннан соңгы бәйрәм вакытларында юлларда иминлек сакланган, исереп сугышучылар, милиция чакыртучылар күзәтелмәгән. Ләкин Мартышачи авылында бәйрәмнән соң берәүнең абзарыннан сарык урлаганнар. Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре өчен дә Яңа ел тыныч...

Оператив хезмәттән алынган мәгълүматларга караганда, быел Яңа ел бәйрәме тыныч кына үткән.
Район эчке эшләр бүлегендә 1 гыйнвар төнендә һәм аннан соңгы бәйрәм вакытларында юлларда иминлек сакланган, исереп сугышучылар, милиция чакыртучылар күзәтелмәгән. Ләкин Мартышачи авылында бәйрәмнән соң берәүнең абзарыннан сарык урлаганнар.
Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре өчен дә Яңа ел тыныч үткән.
Бәрелү алган нибары өч кеше табибларга мөрәҗәгать иткән.
Ә район хастаханәсенең акушерлык бүлеге хезмәткәрләренә эш шактый булган: Яңа елдан соң ук Ржавец посёлогыннан Эльмира Кузьмичёва - беренче, ә Кимнан Татьяна Крашенинникова дүртенче баласын тапкан, 4,1 килограмм авырлыктагы чын баһадир дөньяга килгән.
31 декабрьдә көннең икенче яртысында Приволжск посёлогындагы шәхси йортта янгын чыга. Аның ут чыбыкларының төзексезлеге аркасында чыгуы мөмкин. Бүлмәләргә һәм җиһазларга зыян килгән. Антоновкада исә яңа елның беренче көннәрендә мичнең төзексезлеге аркасында мунча янып бетә.
Шәһәрнең коммуналь хезмәтләренә бу көннәрдә ашыгыч чакырулар алынмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев