Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Борынгы Болгарны өйрәнәләр

Кичә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигында Халыкара кыр археология мәктәбе эшли башлады. Аны Казан ( Идел буе) федераль институты ТР Фәннәр академиясенең Археология институты белән бергә оештырды. Бу проект илебез һәм чит илләрнең фәнни ачышларын туплау һәм дөньядагы фәнни казанышларны тарихи мирасыбызны саклау һәм өйрәнүгә уңышлы куллануга юнәлдерелгән. Россиянең иң зур...

Кичә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигында Халыкара кыр археология мәктәбе эшли башлады.
Аны Казан ( Идел буе) федераль институты ТР Фәннәр академиясенең Археология институты белән бергә оештырды. Бу проект илебез һәм чит илләрнең фәнни ачышларын туплау һәм дөньядагы фәнни казанышларны тарихи мирасыбызны саклау һәм өйрәнүгә уңышлы куллануга юнәлдерелгән. Россиянең иң зур фәнни үзәкләреннән һәм якын чит илләрдән 100гә якын яшь галим ун көн буе берничә юнәлештә борынгы Болгар тарихын өйрәнәчәк. Мәсәлән, борынгы төсле металлургия һәм металл эшкәртү, керамика, археологик мирасны реставрацияләү темалары күп кенә кызыклы яңалыклар ачар. Биредә эксперименталь археологик методлар һәм презентация формаларына зур игътибар биреләчәк.
Бу мәктәп Татарстанда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту Фонды һәм "Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре" проектына нигезләнеп оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев