Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Борынгы башкала турында телефильм

Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигында презентация өчен телевизион ролик төшерделәр.

Ул безнең якның тарихи һәйкәлләренә багышлана. Мондый фильм Свияжск турында да төшерелә. Фильмны төшерү белән безнең республика башкаласы турындагы проектлары белән билгеле булган танылган Голливуд режиссеры Руперт Уэйнрайт җитәкчелек итә. Моңа Казанда 2015 елда су төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү урыны итеп сайлануы да этәргеч биргәндер. Төшерелгән роликлар Татарстанның һәм башкаланың мондый югары дәрәҗәдәге чаралар үткәрү өчен спорт объектларының һәм барлык инфраструктураның әзер булуын күрсәтте.

Безнең тарихи урыннарда борынгы Болгарның үткәне һәм хәзергесе турында кызыклы мәгълүмат бирелде. Ул хәзер заманча туристлык комплексын тәшкил итә.

Күптән түгел республика хөкүмәте борынгы Болгар җирләреннән файдалану, аның чикләрен һәм режимын раслады. Бу урыннар федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектларына керә. Моның нигезендә аның территориясе үзгәрергә һәм биредә төзелешләр алып барырга ярамый. Юллар төзергә, җирләрне эшкәртергә, һәйкәлләргә карамаган яңа коммуникацияләр эшләргә, бу урыннарга катнашы булмаган транспорт тукталышы, сәүдә павильоннары эшләргә ярамый.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борынгы Болгар телефильм

2
X