Хәрәкәт иминлеге буенча квест Балаларны яклау көненә багышланды.
Балаларны яклау көне уңаеннан һәм “Игътибар: балалар” профилактика чаралары кысаларында Болгарның “Родничок” балалар бакчасында күңелле квест-уен оештырылды.
Балаларга кунакка килгән Убырлы белән юл хәрәкәтен көйләүче балаларга юл кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм иттеләр.
Көн матур торганга, уен урамда узды. Нәниләр тәрбиячеләр җитәкчелегендә алдан билгеләнгән маршрут буенча уен этапларын үттеләр. Һәр уңышлы узылган этап өчен фишкалар бирелде.
Балалар өлкәннәр ярдәме белән велосипед, самокатта йөрделәр, викторина сорауларына җаваплар эзләделәр.
Уен барышында һәрберсенә җәяүле дә, пассаңир да, машина йөртүче дә булырга туры килде.
Уен ахырында балаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев