Болгарның Ак мәчетендә хәтем кыла башлауга 2500 көн булды
Яңалыклар

Болгарның Ак мәчетендә хәтем кыла башлауга 2500 көн булды

Шундый ук хәтем Казанның Кол Шәриф мәчетендә дә башкарыла.

Бүген Болгарның Ак мәчетендә хәтем кыла башлауга 2500 көн булды. Өзлексез хәтем кылу – Коръәнне башыннан ахырына кадәр уку 2015 елның 14 июнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән башланган иде. Коръәнне сәгать 9.00дан 17 сәгатькә кадәр берөзлексез алты хафиз укый. Изге китапны тулысынча укып чыгу өчен аларга 3-4 тәүлек вакыт кирәк. Бүген Ак мәчеттә Коръәнне берөзлексез укуга 2500 көн булды.

Шундый ук хәтем кылу бераз алдарак – 2015 елның гыйнвар ае башында Казанның Кол Шәриф мәчетендә дә башланды. Ак мәчеттән аермалы буларак, Кол Шәриф мәчетендә хәтем кылу биш вакыт намаз кылганда гына тукталып тора. Казан мәчетендә 12 хафиз бер-берсен алыштыра һәм Изге Китапны башыннан ахырына кадәр алар бер тәүлек эчендә укып чыгалар.

Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шушы вакыт эчендә ике мәчеттә хәтем кылуда 40 Коръән-хафиз катнашып өлгергән.

ФОТО


Нет комментариев