Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда шимбә өмәсе срогы билгеләнде

22 апрельдә өмәгә шәһәр оешмалары чыгачак.

Спас район администрациясендә бүген узган традицион дүшәмбе киңәшмәсендә Болгар шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алевтина Костина җитәкчеләргә шәһәрдә урамнарны җыештыру башланды икәнлеген искәртте.

Хәзерге вакытта инде берничә урам тәртипкә китерелгән.

«22 апрельдә Болгарда шәһәр өмәсе узачак. Эшмәкәрләрне кибет янннарын тәртипкә китерергә кирәклеге турында кисәтәм.  Аларны карап чыктык, күбесенең тирә-ягы тәртиптә түгел», – дип билгеләп үтте Алевтина Владимировна.

Шулай ук башкарма комитет җитәкчесе урамнарны җыештыру эшенә актив кушылган предпритяие һәм оешма җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.

Район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов та бу идеяны хуплады һәм карарны тиешенчә үтәмәгән эшмәкәрләргә кисәтүләр җибәреләчәген исәкртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев