Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда «Салют, Пионерия!» район слёты узды

Чара пионерлар оешмасының тууына 100 ел тулуга багышланды.

Кичә район мәдәният йортында район мәктәпләре укучылары өчен пионер оешмасының барлыкка килүенә 100 ел тулуга багышланган «Салют, Пионерия!» слёты узды.

Бәйрәмгә районның пионерлар хәрәкәте ветераннары – 50нче-80нче елларның өлкән пионервожатыйларын чакырдылар.   Слётка җыелучыларны мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Солодянкина сәламләде.

Пионерлар хәрәкәте ветераннары Мәмдүдә Бикбулатова, Валентина Вьюговская, Марина Төхвәтуллина катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм балаларга пионерлар хәрәкәтенең матур традицияләрен дәвам итүләрен теләделәр.

Барлык ветераннарга да яшь буынны тәрбияләү буенча зур эш башкарганнары һәм балалар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтовның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Спас районының балалар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән педагоглар мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатларына лаек булды.

Тантаналы линейкадан соң балалар өчен «Әзер бул!»  квест-уены оештырылды.  Мәктәп командаларына маршрутта күрсәтелгән тарихи, җыр, спорт, тормыш иминлеге нигезләре һәм сафта йөрү станцияләрен үтәргә туры килде. 

Квест нәтиҗәләре буенча Полянка мәктәбе окмандасы беренче урынны алды.

Икенче урынга – Ким, өченче урынга Болгардагы сәламәтлеге чикле балалар өчен интернат-мәктәбе командалары чыкты.

Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

Барлык делегатларга слетта катнашучылар сертификатлары тапшырдылар, шулай ук чара логотибы төшерелгән футболкалар, блокноталар, ручкалар һәм значоклар бүләк иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев