Болгарда Сабан туен бәйрәм итү көне билгеләнде
Милли бәйрәм июнь аенда узачак.
Быел Спас районы халкы һәм кунакларын Рабига күле буенда традицион Сабан туе 11 июньдә җыячак.
Аны үткәрү көне Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтшин карары белән билгеләнде. Хәзерге вакытта Сабан туен үткәрүгә әзерлек эшләре бара. Аларга җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар җәлеп ителә. Сабан туе тиешле дәрәҗәдә узсын өчен аларга барлык тырышлыгын куярга тәкъдим ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев