Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда дин белгечләренең халыкара конференциясе уза

Болгар ислам академиясендә оештырылган чара дини вузларда укыту системасын өйрәнүгә багышланган.

Болгар ислам академиясендә Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм итү фонды ярдәмендә Болгар ислам академиясе һәм фәнни-мәгариф технология ассоциациясе (НОТА) тарафыннан оештырылган II Халыкара конференция үз эшен башлап җибәрде. Чарада 100гә якын кеше катнаша, алар ике көн дәвамында заманча дини уку йортларында белем бирү системасына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышачак. Бу хакта Болгар ислам академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге пленар утырышта НОТА, РФ Президенты Администрациясе, ТР Президенты Аппараты, күренекле галимнәр - дин белгечләре, мөфтиләр, югары уку йортлары җитәкчеләре һәм укытучылары катнашыр дип көтелә.

Иртәгә исә ислам югары уку йортларында укытуны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен түгәрәк өстәл планлаштырылган.

Конференция нәтиҗәләре буенча кәгазь һәм электрон форматта материаллар җыентыклары чыгарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар ислам академиясе