Болгарда “Безгә Яңа ел килә” конкурсына йомгак ясалды
Яңалыклар

Болгарда “Безгә Яңа ел килә” конкурсына йомгак ясалды

Дүшәмбе планеркасында район башлыгы җиңүчеләргә грамоталар тапшырды.

Болгарда “Безгә Яңа ел килә” шәһәр оешмалары конкурсына йомгак ясалды. Дүшәмбе планеркасында район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов җиңүче һәм призер оешмаларга грамоталар тапшырды.

Ун кешегә кадәр коллективлар арасында “Регата” балалар техник иҗат станциясе җиңеп чыкты. Икенче урынны – финанс-бюджет палатасы, өченче урынны “Спасагрострой” җәмгыяте алды.

Ун кешедән илле кешегә кадәр эшләүче коллективлар арасында өлкәннәр һәм инвалидлар йорты абсолют җиңүче булды. Икенче-өченче урыннарга янгын часте һәм Спас РЭСы коллективлары чыкты.

Илле кешедән артык коллективлар арасында беренче урын “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенә бирелде. Икенче урынга – “Болгар ХПП”, өченчегә – Спас район үзәк хастаханәсе коллективы лаек булды.

Җиңүче коллективларга грамоталар һәм 20 мең сумга сертификатлар тапшырылды. Икенче урын өчен – 10 меңлек, өченче урын өчен 5 меңлек сертификатлар бирелде.

Конкурста актив катнашулары өчен балалар сәнгать мәктәбе, район Мәдәният йорты, Пенсия фонды клиентлар хезмәте, “Октябрь” кинотеатры, шәхси эшмәкәр Татьяна Скоблионок (“Регина” кунакханәсе), музей-тыюлык коллективларына грамоталар тапшырылды.


Нет комментариев