Болгар сәхнәсендә - Волгоград ветераннары (ФОТО)
Дүшәмбе көнне шәһәребездә Волгоград өлкәсенең ветераннар иҗаты, спорты һәм сәламәт яшәү рәвеше фестивале лауреатлары концерт бирде.
Лидия Кострулева
Үз чыгышын кунаклар Сталингард бәрелешендә немец-фашист илбасарларын тар-мар итүгә 75 ел тулуына багышладылар. Иҗади делегациянең безнең республикага килүе исә Волгоград өлкәсе ветераннар советының “Фестиваль хәрәкәте мәдәниятны берләштерә” проекты белән РФ Президенты грантлары конкурсында җиңеп чыгуы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Чынлап та, мәдәният төрле төбәкләрне берләштерә икән, чөнки 2016 елда Волгоград өлкәсе һәм Татарстан Республикасы ветеран оешмаларының хезмәттәшлеге турында кул куелган килешү елдан-ел ныгый гына бара. Мәсәлән, безнең “Балкыш” республика фестивале лауреатларының чыгышы Волгоград халкында зур тәэсирләр калдырды. Фестиваль хәрәкәте ике төбәктә яшәүче иҗат белән мавыккан, актив һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлаган өлкән яшьтәге кешеләрне берләштерә, ә бу, үз чиратында, милли традицияләрне сакларга, халыкны рухи яктан баетырга ярдәм итә. Ә Волгоград үзешчәннәре Татарстанга килгәч, Казан, Чистай һәм безнең район Мәдәният йорты сәхнәсендә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Волгоград делегациясе составына өлкән яшьтәге кешеләрнең үзешчән халык иҗатының иң яхшы вәкилләре – вокаль һәм хореография коллективлары, җырчылар, такмакчылар, халык уен коралларында уйнаучылар, шигырь укучылар керде. Алар казаклар традицияләре киң таралган көньяк Россиянең үзенчәлекле иҗатын бик ачык чагылдырды. Дәртле, истә калырлык, күңелгә ятышлы чыгышларны караганда, кайбер үзешчән артистларның яше туксаннан артып китүен тамашачылар сизмәде дә.
Башта тамашачылар игътибарына борынгы Болгар турында фильм тәкъдим иттеләр, аннары җирле артистлар – Рамилә Исхакова һәм казакларның “Любо” халык ансамбле чыгыш ясады. Сәхнәне тулысынча кунаклар карамагына тапшырганчыга кадәр, бирегә Татарстан Республикасының һәм Волгоград өлкәсенең ветераннар оешмалары җитәкчеләре Хәбир Иштирәков белән Сергей Назаровны чакырып чыгардылар. Аларның, җавап визиты кысаларында оештырылган бу очрашу чын бәйрәмгә әверелде, дигән сүзләре белән килешми мөмкин дә түгел.
Концерт барышында җылы һәм дустанә атмосферага җырчылар, биючеләрнең, шигырь сөйләүчеләрнең, гармунда уйнаучыларның чыгышлары үзенчә бер нур һәм ямь өстәде. Вера Тяжкина, Александр Перепелкин кебек моңлы тавышлы җырчылар, “Мелодия”, “Огонек” вокаль коллективларны, “Царицын Ъ” халык уен кораллары ансамбле, гармунчы Геннадий Манникны аерым билгеләп үтәсе килә. Тамашачылар аларны көчле алкышларга күмде. Әлбәттә инде, “Дуслык” хореография коллективының чыгышы да югары бәяләнде, аларның осталыгы һәркемне сокландырды.
Тагын шунысын әйтергә кирәк, үзешчән артистлар белән бергә сәхнәгә Бөек Ватан сугышында катнашкан туксан ике яшьлек Александр Медков (агач кашыклар белән уйнау остасы) һәм кече яшьтән фашист концлагерьлары газапларын күргән Валентина Юртаеваны (поэмадан өзек укыды) билгеләп үтми мөмкин түгел. Тынгы белмәс ветераннарга күп итеп саулык теләделәр һәм рәхмәтләр әйттеләр.
– Үзешчәннәрнең талантына һәм осталыгына сокланмый мөмкин түгел, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин. – Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт. Һәммәгезгә озын гомер, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!
Хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән Хәбир Иштирәков белән Сергей Назаровка район башлыгының Рәхмәт хатлары, шулай ук безнең шәһәр, борынгы Болгар турында гел искә төшереп торачак истәлек бүләкләре тапшырдылар. Музей-тыюлыкта уздырылган экскурсия Волгоградтан килгән кунаклар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Киләчәктә тагын очрашырга язсын иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев