Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Болгар музей-тыюлыгында нәниләр өчен «Сабантуй» узды

Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.

Кичә Болгар дәүләт-архитектура музей-тыюлыгында балалар өчен “Сабантуй” чарасы оештырылды. Нәниләр өчен милли бәйрәмне тыюлык хезмәткәпе Лилия Сәгыйрова һәм “Антошка” балалар бакчасы тәрбиячеләре үткәрде.

Балаларны уен формасында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Шулай ук бергәләшеп Сабан туеның чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү  кебек традицион уеннарын уйнадылар, биеп тә алдылар.

Чарада катнашкан 24 балага бәйрәм бик ошады.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев