Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар музее-тыюлыгы туристлары өчен кызыклы чара үтте

Бер төркем туристлар Идел болгарлары тарихы белән яхшырак таныша алды.

15 кунактан торган туристлар төркеме өчен Болгар музее-тыюлыгы хезмәткәре борынгы шәһәрнең тарихи урыннарына кереш экскурсия үткәрде.

Әйтергә кирәк, 1969-нчы елда оешкан Болгар музее-тыюлыгы Россиядә йөздән артык тыюлыкның берсе һәм республиканың тарихи-мәдәни мирасы объектлары исемлегенә кертелгән. 2014 елда архитектура һәйкәлләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

Экскурсия барышында "Туган якның сакланган почмаклары" чарасы кысаларында туристлар борынгы Болгарның тарихи истәлекле урыннарын, борынгы архитектураның уникаль һәйкәлләре белән таныштылар.

Аннары туристлар Болгар цивилизациясе музеенда булдылар һәм күргәзмәләрдә күрсәтелгән уникаль экспонатларны карадылар.
Экскурсиядән барысында да онытылмас тәэсирләр калды.

ФОТО
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев