Болгар кадетлары "Терроризм - тынычлыкка янау" конференциясендә призлы урыннар яуладылар
Яңалыклар

Болгар кадетлары "Терроризм - тынычлыкка янау" конференциясендә призлы урыннар яуладылар

Фәнни-гамәли конференция Яр Чаллыда узды.

Болгар кадет интернат-мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәренең "Калкан" кадет мәктәбендә узган "Терроризм-тынычлыкка янау" Республика фәнни - гамәли конференциясендә катнаштылар.

Үз проектларын яклап, Егор Моисеев – тарихи секциядә 1 урын, Алинә Ризванова – филология секциясендә икенче урын, ә физик культура һәм спорт секциясендә Александр Коптелов өченче урынны алды.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Ходжиева түгәрәк өстәл эшендә катнашты.


Нет комментариев