Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар ислам академиясендә укырга теләүчеләр керү имтиханнарын тапшырды

Булачак студентлар имтиханнарга 11 көн дәвамында абитуриентлар өчен оештырылган җәйге мәктәп кысаларында әзерләнде.

Мәктәп программасы кысаларында ислам фәннәре, Россиядәге ислам тарихы, Изге Коръән тәфсирләре һәм башка темалар буенча лекцияләр укыдылар, гарәп теле буенча көн саен практик дәресләр уздырылды. 

Абитуриентлар өчен шулай ук экскурсияләр, кулъязма чыганаклар белән эш итү буенча мастер-класслар, практик дәресләр, интеллектуаль команда уеннары оештырылды.

Быел магистратурага укырга керергә җыенган абитуриентларның имтиханнар программасына ислам фәннәре буенча тест, гарәп телендә диктант һәм фәнни эшчәнлек нигезләре буенча әңгәмә кертелгән иде. Докторантурага керүчеләр ислам фәннәре буенча тест тапшырды һәм фәнни эш буенча билгеле бер темага язылган рефератны гарәп телендә раслады.

Шунысын әйтергә кирәк, быел академиягә керергә теләүчеләр саны арткан. Мисал өчен, магистратурада бер урынга 4 кеше туры килә. Докторантурада күбрәк – 6 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев