Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Безнең педагог җиңүчеләр арасында

Кузнечиха урта мәктәбенең технология укытучысы Надежда Каштанова "Традиция" биеннале-фестивалендә беренче урынны алды.

Бу Надежда Васильевнаның Санкт-Петербург шәһәрендә "Россия - минем тарихым" музей-күргәзмә үзәгендә үткән конкурста инде икенче тапкыр катнашуы.
"До последнего лоскутка" дигән тема буенча күргәзмәгә куелган конкурс эшләре төрле төстәге тукыма кисәкләре, традицион орнаментларны, тукыма кисәкләрен тегүнең төрле техникаларыннан файдалануны һәм табигать байлыкларына сакчыл карауны күздә тота. Безнең конкурсант бу эшләрне бик җиңел башкарып чыгып, Россия, Белоруссия, Эстония, Латвия, Германия, Казахстан һәм АКШтан килгән осталар арасында ышанычлы җиңү яулады. Останың борынгы Америка корамачылары дизайны буенча башкарып чыккан эше кызгылт һәм соргылт төсләрдәге кечкенә мамык һәм киндер корамаларыннан ясалган иде. Традицион дизайнны куллануны күздә тоткан номинациядә аңа тиңнәр табылмады. Хәзер инде ел дәвамында Спас районы укытучысының иҗат эшләре Россия һәм чит ил күргәзмәләрендә урын алып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев