Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Безнең көрәшчеләр – иң яхшылары!

Узган атнада үткәрелгән республика ярышларында Владимир Борюшкинның өч шәкерте җиңеп чыкты. Икенче һәм Ким урта мәктәбе укучылары Никита Борюшкин белән Анастасия Дербенёва самбо көрәшендә иң авыр үлчәүдә көндәшләрен артта калдырдылар. Алар кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Бу ярышларда җиңеп чыгу спортчыларга декабрь уртасында Түбән Новгородның Кстово шәһәрендә үтәчәк Идел...

Узган атнада үткәрелгән республика ярышларында Владимир Борюшкинның өч шәкерте җиңеп чыкты.
Икенче һәм Ким урта мәктәбе укучылары Никита Борюшкин белән Анастасия Дербенёва самбо көрәшендә иң авыр үлчәүдә көндәшләрен артта калдырдылар. Алар кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Бу ярышларда җиңеп чыгу спортчыларга декабрь уртасында Түбән Новгородның Кстово шәһәрендә үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясарга мөмкинлек бирәчәк.
Ә 1нче мәктәп укучысы Максим Самаркин Лаешта дзюдо буенча үткәрелгән республика турнирында уңышлы чыгыш ясады. 26 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ул барлык көндәшләрен җиңеп, берничә көрәшне вакытыннан алда төгәлләде. Аңа диплом, медаль, кубок һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев