Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безнең газетадан аерылмагыз

2015 елның беренче яртыеллыгына "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына әлегә бары тик 300 кеше генә язылган. Район почта бүлеге операторы Людмила Афиногенова сүзләренә караганда, узган ел язылу кампаниясе быелгы белән чагыштырганда күпкә активрак барган. Дөрес, күпләр даими басмаларга бәя арту сәбәпле, аларга иске бәяләр буенча вакытыннан алда язылып калу мөмкинлегеннән...

2015 елның беренче яртыеллыгына "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына әлегә бары тик 300 кеше генә язылган.
Район почта бүлеге операторы Людмила Афиногенова сүзләренә караганда, узган ел язылу кампаниясе быелгы белән чагыштырганда күпкә активрак барган. Дөрес, күпләр даими басмаларга бәя арту сәбәпле, аларга иске бәяләр буенча вакытыннан алда язылып калу мөмкинлегеннән файдаланган иде.
Быел да вакытыннан алда язылу кампаниясе 1 июльдә башланып, 1 октябрьгә кадәр дәвам итте, тик аның нәтиҗәләре артык югары булмады. Дөрес, кайбер республика басмалары (мәсәлән "Ирек мәйданы", "Акчарлак") шактый ташламалар тәкъдим иткәнгә күрә, аларга язылу актив барды.
Язылу кампаниясе тәмамланырга әле вакыт бар, шулай да газетага язылу турында онытырга ярамый. Ә "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газеталарын укучыларга без тагын бер кат исләренә төшерәбез: киләсе яртыеллыктан газетага почтада гына язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе 444 сум тәшкил итә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев