Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Бердәм Россия”леләр бергә җыелды

Узган дүшәмбе көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясе Спас территориаль бүлегенең ХХI конференциясе булды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Валентина Липужина белән Фоат Вәлиев катнашты. Конференциягә килүчеләр алдында чыгыш ясап, "Бердәм Россия"нең ХIV съезды делегаты Валентина Липужина съезд эшенең ничек үтүе, эшлекле сөйләшү барышында медицина, мәгариф, пенсия реформасына, төрле законнарга,...

Узган дүшәмбе көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясе Спас территориаль бүлегенең ХХI конференциясе булды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары Валентина Липужина белән Фоат Вәлиев катнашты.
Конференциягә килүчеләр алдында чыгыш ясап, "Бердәм Россия"нең ХIV съезды делегаты Валентина Липужина съезд эшенең ничек үтүе, эшлекле сөйләшү барышында медицина, мәгариф, пенсия реформасына, төрле законнарга, икенче төрле әйткәндә, тормышыбызның барлык якларына кагылышлы булган юнәлешләргә игътибар бирелүе турында сөйләде.
Җирле сәяси совет секретаре Камил Нугаев соңгы елларда районда булган уңай үзгәрешләргә тукталды. Боларның барысына да республикабыз хөкүмәте һәм "Бердәм Россия" партиясенең һәрьяклы ярдәме нәтиҗәсендә ирешелде, дип ассызыклады ул. Киләчәктә районда торак йортлар, производство биналары төзү планлаштырыла. Димәк, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк, дигән сүз.
"Бердәм Россия"нең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды.
Конференциядә шулай ук партиянең җирле бүлеге сәяси советын яңарту белән бәйле булган мәсьәлә каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюневны үз теләге белән сәяси совет составыннан чыгардылар. Партия эшчәнлегендә мондый тәҗрибә әле күптән түгел генә кулланыла башлады.
Бу җитәкчелек эшендә сәяси советның мөмкин кадәр күбрәк әгъзасы катнаша алсын өчен шулай эшләнә. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сәяси совет составына бертавыштан Болгардагы 2нче урта мәктәп директоры Людмила Борюшкина кабул ителде.
Конференциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларга куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев