Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалары – аларның иң зур байлыгы...

Татар Такталы һәм Болгарда яшәүче Гөлминкә Вафина һәм Әшираф Хәлиуллина күптән түгел үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Традиция буенча, аларны район башлыгы Камил Нугаев, башкарма комитет җитәкчесе Сергей Тюнев, ветеран оешмалары рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре котлап, РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткалары, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар һәм...

Татар Такталы һәм Болгарда яшәүче Гөлминкә Вафина һәм Әшираф Хәлиуллина күптән түгел үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Традиция буенча, аларны район башлыгы Камил Нугаев, башкарма комитет җитәкчесе Сергей Тюнев, ветеран оешмалары рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре котлап, РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткалары, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар һәм озак еллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Гөлминкә Минһаҗ кызы гомере буе Көек авылында яшәгән. Ул склад мөдире дә, гади эшче дә булган. Тугыз баласы аны кадер-хөрмәттә яшәтә.
Әшираф Хәлиуллина - шулай ук күп балалы ана, ул сигез балага гомер биргән. Тормышта күпне күрергә туры килсә дә, алар язмыш сынауларына бирешмәгәннәр. Барлык якыннары һәм туганнары өчен юбилярлар батырлык, тырышлык үрнәге булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев