Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар иҗат йорты укучылары «Кибер-лагерь РДШ» Бөтенроссия сменасында катнаштылар

Чара Краснодар краенда узды.

Балалар иҗат йорты укучылары Айрат Гыйматдинов һәм Марат Закиров Краснодар краеның Сукко авылында узган «Кибер-лагерь РДШ» Бөтенроссия сменасында катнаштылар.

Башта балаларга читтән торып сайлап алу туры узган.  Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча безнең конкурсантларга тапшырылган җиңүче сертификатлары Бөтенроссия сменасына рәсми чакыру булган.

Сменада илнең 67 төбәгеннән 600 укучы катнашты. Татарстаннан сменага Болгардан 2 малай һәм Азнакайдан 2 кыз килгән.

 

Лагерьга килгәч, балаларны яшь буенча отрядларга бүләләр. Һәр катнашучыга отряд төсе буенча киемнәр (толстовка, футболка, кепка) бирәләр.

Отрядның номерына карап, балалар дәресләр юнәлешен сайладылар. Айрат ресторан сервисын сайлады, шулай ук Python телендә Minecraft программалаштыруга да өйрәнде. Марат 3D модельләштерүне сайлады. Алар ручка модельләштерделәр.

Балалар өчен «Вымпел» хәрби-патриотик үзәге инструкторлары җитәкчелегендә командалар төзү һәм лидерлык сыйфатларын ачыклау буенча тренинглар үткәрелде. Компьютер өлкәсеннән тактик күнекмәләрне мәктәп укучылары лазертаг буенча турнирда кулланырга тырыштылар.

Киләсе этап – геймификация белән танышу булды. Ул мәгариф, бизнес яки маркетингка  уен элементларын кертүдән гыйбарәт. Укучылар киберспорт уеннары сценарийларын уйлап таптылар. Балаларга кибертурнирларда катнашу өчен диджитал-проектлар өчен команданы ничек җыярга, кибертурнирларны оештыручыларның, тренерларның һәм судьяларның төп бурычлары турында сөйләделәр. Сменада катнашучылар цифрлы куркынычсызлык буенча гамәли семинарда катнаштылар, цифрлы өлкәнең геймдизайн, мәгълүмати технологияләр, ясалма интеллект, VR/AR лабораториясе, майнкрафт, нейротехнологияләр һәм башка перспектив юнәлешләрен өйрәнделәр. Уку нәтиҗәләре буенча, балалар реаль диджитал-цифрлы өлкәдә эшләргә әзер продуктларны тәкъдим иттеләр.

Балалар сүзләренә караганда, программа бик нәтиҗәле булган. Буш вакытларында аларда спорт сәгатьләре (ГТО тапшыру, лазертаг), һәр көнне кичке чара, спорт һәм киберспорт турнирлары булган. Шулай ук һәр көнне отрядка баллар билгеләнгән. Марат отряды баллар буенча беренче урынны алган.

Шулай ук һәр отряд бирелгән җырга видеоклип ясаган.

"РДШ кибер-лагере"ның төп вакыйгасы – Кибертурнир булган. Балалар Dota 2, World of Tanks һәм «BRAWL STARS» мобиль версиясендә беренче урыннар өчен көрәшкәннәр. Юнәлешкә карап, балалар 3 яки 5әр кешедән торган командаларга бүлешкән. Айрат World of Tanks уенында сайлап алу матчында катнашкан.

Балалар сәяхәттән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы тәэсирләр алып кайтканнар.

"Күрше республикалардан килгән балалар, минем Татарстаннан икәнемне белгәч, минем белән бергә поездда кайтырга теләк белдерделәр. Татарстаннан килгән кызлар да бик дустанә, аралашучан, акыллы һәм күңеллеләр!" – дип сөйләде Марат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев