Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар өчен конкурс

Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүче илледән артык бала традицион "Йолдызчык-2012" район конкурсының финалында катнашты. Яшь талантларны барлау, аларның иҗатын үстерүгә һәрьяклап ярдәм итүне күздә тоткан яшь талантлар смотры һәркем өчен зур бәйрәм булды. "Җыр" номинациясендә "Родничок" балалар бакчасының вокаль группасы җиңүче дип танылды, икенче урынга Дарья Романова ("Колосок") чыкты, өченче урыннарны...

Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүче илледән артык бала традицион "Йолдызчык-2012" район конкурсының финалында катнашты.
Яшь талантларны барлау, аларның иҗатын үстерүгә һәрьяклап ярдәм итүне күздә тоткан яшь талантлар смотры һәркем өчен зур бәйрәм булды. "Җыр" номинациясендә "Родничок" балалар бакчасының вокаль группасы җиңүче дип танылды, икенче урынга Дарья Романова ("Колосок") чыкты, өченче урыннарны Камилә Хәмидуллина белән Данис Сафин (Иске Рәҗәп һәм Ямбакты) бүлештеләр. "Хореография" номинациясендә беренче урын"Колосок" коллективына бирелде, икенче урын "Солнышко" һәм Иске Рәҗәп балалар бакчаларына бирелсә, өченчегә һаман шул ук "Солнышко" һәм "Колосок" биючеләре чыкты.
Никольск балалар бакчасына йөрүче Александра Тегулева "Сәнгатьле итеп уку" номинациясендә барысыннан да өстенрәк булды - аңа беренче урын бирелде, икенче һәм өченче урыннарны чагыштырмача Станислав Еремеев (Аграмак) белән Алена Ковалева ("Солнышко") бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс