Балалар өчен бәйрәм
Красная Слобода мәдәният йортында - Көлке көне һәм Халыкара кошлар көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Укучылар төрле көлке конкурсларында катнаштылар, җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Ә кошлар турында интеллектуаль викторина укучыларга бу өлкәдә белемнәрен тикшерергә ярдәм итте. Дөрес җаваплар өчен балаларга татлы призлар тапшырылды. Бәйрәм кичәсе традицион дискотека белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев