Унынчы класс укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Антоновка мәктәбендә унынчы класс укучылары ветеран укытучылар Татяна Королева һәм Зинаида Шамаева белән очраштылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, ә укытучылар истәлекләре белән уртаклаштылар. Очрашу ике якта да уңай тәэсирләр калдырды.
“Бәлки, бу очрашу унынчы класс укучылары арасында кемне дә булса киләчәктә укытучы һөнәрен сайларга этәрер”, – ди бу хакта Анастасия Шәмсетдинова.
Нет комментариев