Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алда – хәйрия марафоны

Традицион хәйрия марафоны быел 9 февральдә үтәчәк. Марафон 17 ел рәттән үткәрелә, бу акцияне безнең район республикада беренчеләрдән булып күтәреп алды. Социаль тармак һәм мәдәният хезмәткәрләре район һәм шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән марафонны теләсә нинди шартларда оештырып үткәрәләр һәм ул һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә. Быел марафон Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм...

Традицион хәйрия марафоны быел 9 февральдә үтәчәк.
Марафон 17 ел рәттән үткәрелә, бу акцияне безнең район республикада беренчеләрдән булып күтәреп алды. Социаль тармак һәм мәдәният хезмәткәрләре район һәм шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән марафонны теләсә нинди шартларда оештырып үткәрәләр һәм ул һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә.
Быел марафон Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән игълан ителгән Экология культурасы һәм тирә-як мохитне саклау елына багышланды. Ә акциянең төп максаты элеккечә үк кала - мохтаҗларга ярдәм итү.
Марафонда җыелган акча инвалидлар, аз керемле гаиләләр, ялгыз аналар, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итүгә биреләчәк. Бу изге чарада теләге булган һәр кеше катнаша ала. Моның өчен акчаны махсус счетка күчерергә кирәк:
ТОДК МФ РТ Спасского района
ИНН 1654019570,
КПП 163702001,
ОАО Ак Барс банк,
ЛАВ38716002-ЦСОНРас,
БИК 049205805,
Сч. 40603810402240000124,
К/сч. 30101810000000000805.
Акчаны шулай ук "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге кассасына тапшырырга була. Аның адресы: Хирург Шеронов урамы, 23. Шунда ук киемнәр һәм башка әйберләр тапшырырга мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X